Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел башыннан 1,85 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган
Татарстанда 2026 ел башыннан 1 млн 852 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу – еллык планның 58 процентын тәшкил итә. Мондый мәгълүмат республика Хөкүмәте Йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәргән киңәшмәдә әйтелде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары вәкилләре катнашты. Катнашучылар торак төзелеше темплары, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, шулай ук җәмәгать урыннарын төзекләндерү турында фикер алыштылар.
Төзелеш тармагындагы агымдагы вәзгыять турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде. Ул чыгышын хезмәтне саклау мәсьәләләреннән башлады, тиешле таләпләрне үтәү тикшерүләрнең төп максаты булып кала, дип ассызыклады.
Аның сүзләренә караганда, үз-үзен җайга салучы оешмалар ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 1 194 тикшерү уздырган. 631 очракта тәртип бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары кулланылган.
Шул ук чорда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 609 тапкыр булганнар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 257 карар чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз