Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел башыннан 1,8 мең социаль контракт төзелгән
2025 елның гыйнварыннан 16 маена кадәр Татарстанда 306,433 миллион сумлык 1800 социаль контракт төзелгән. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төзелгән контрактларның 85,4 проценты гражданнарның хезмәт белән мәшгульлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Аерым алганда, 710 контрактта сүз эшкә урнашу турында, 727 контрактта үз эшеңне ачу турында, 100 контрактта шәхси ярдәмче хуҗалык төзү турында бара.
Социаль контрактлар төзегән гаиләләрнең әгъзалары чәчтарашханә, тегү һәм ремонт остаханәләре ача, косметологик хезмәтләр күрсәтә, җитештерү һәм автомобильләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә, ярдәмче хуҗалык алып бара, электрон сәүдә белән шөгыльләнә, дип санап киттеләр ведомствода.
Социаль контракт – ул авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә адреслы ярдәм. Контракт гаиләгә яки ялгыз кешегә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүгә юнәлтелгән чараларның тулы бер комплексын үз эченә ала, әлеге чаралар гаиләне яки ялгыз кешене даими керем чыганагы табарга ярдәм итәчәк гамәлләр эшләргә этәрә. Социаль контракт ярдәмендә эш табарга, үз эшеңне ачарга, шәхси ярдәмче хуҗалык үстерергә, авыр тормыш хәлен җиңеп чыгарга мөмкин.
2025 елдан башлап социаль контрактлар «Гаилә» яңа илкүләм проекты кысаларында төзелә. Контрактларны өстенлекле тәртиптә күп балалы гаиләләр төзи ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз