Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел башыннан 1,6 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә торак төзелеше, социаль объектлар төзү һәм инфраструктура үсеше турында фикер алыштылар. Доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Премьер-министр Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
18 апрельгә республикада торакны файдалануга тапшыру планы 52% ка үтәлгән: 1 млн 636 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. коммерцияле төзелеш сегментында планлаштырылган күләмнең 58% ы файдалануга тапшырылган-бу гомуми мәйданы 600 мең кв. метр чамасы булган 66 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека программасы буенча еллык планның 38% ы үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 108 йортның гомуми мәйданы 57 мең кв. метрдан артыграк булган 10 объекты төзелеп беткән.
Индивидуаль торак төзелеше өлкәсендә 978 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 49%н тәшкил итә.
Айзатуллин шулай ук социаль объектлар төзелеше, инфраструктураны төзекләндерү һәм модернизацияләү турында сөйләде. Торак төзелешенә ярдәм итү буенча республика программасының 14 объекты буенча контрактларны май аенда төзү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз