Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел башыннан 1,2 мең күп балалы ана вакытыннан алда пенсиягә чыккан
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 1207 күп балалы анага гомум кабул ителгән яшьтән иртәрәк пенсия билгеләгән. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә соңгы җиде айда биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан 94 ана вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукыннан файдаланган. Моннан тыш, без мондый пенсияне 152 дүрт балалы әнигә һәм 961 өч балалы әнигә түлибез», - дип сөйләде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.
Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, әгәр хатын-кызның өч баласы булса, ул пенсиягә гомум билгеләнгән пенсия яшеннән өч елга иртәрәк – 57 яшьтә чыга ала. Әгәр балалар дүртәү булса, хатын-кыз пенсиягә дүрт елга иртәрәк – 56 яшьтә чыга. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аналар исә пенсиягә 50 яшьтә үк чыга ала.
Күп балалы анага пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Хатын-кызның кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм кимендә 30 шәхси пенсия коэффициенты булу шарт. Шулай ук күп балалы ана сигез яшькә кадәр бала тәрбияләгән булырга тиеш. Бу кагыйдә уллыкка бала алып тәрбияләүче хатын-кызларга да кагыла.
Яшь ярымга кадәр бала карау вакыты (әмма бу вакыт гомумән алганда алты елдан да артык булмаска тиеш) иминият стажына кертелә. Беренче баланы карау вакыты өчен елына 1,8, икенче бала өчен елына 3,6, ә өченче һәм дүртенче балаларны карау вакыты өчен елына 5,4 шәхси пенсия коэффициенты исәпләнә. Бала карау ялы бары тик хатын-кыз ялга чыгар алдыннан яки аннан чыгуга ук эшли башлаган һәм аның өчен иминият кертемнәре түләнеп барган очракта гына иминият стажына кертелә.
Пенсия билгеләү турында гаризаны пенсиягә чыгу яше җиткәнче бер ай алдан Күпфункцияле үзәккә яки клиент хезмәтенә килеп, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. Шулай ук хатын-кызлар Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентлары санын тикшерү өчен шәхси счеттан өземтәгә заказ бирә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз