Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел башыннан 1,1 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган
Татарстанда ел башыннан 1 млн 136 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 36 процентын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Коммерцияле төзелеш линиясендә республикада 376 мең квадрат метр мәйданлы 45 күпфатирлы йорт (планның 36 проценты) тапшырылган. Социаль ипотека программасы 22 процентка үтәлгән: бер елга планлаштырылган 108 йортның җидесе тәмамланган, аларның гомуми мәйданы 32 мең квадрат метрдан артык. Шәхси торак төзелеше өлешендә 728 мең квадрат метр тапшырылган, бу планның 37 процентын тәшкил итә.
Ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен быел 51 күпфатирлы йортта 641 фатир каралган. Шулай ук бүгенгә күп балалы гаиләләр өчен 18 сертификат рәсмиләштерелгән һәм яшь гаиләләргә 61 таныклык бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз