Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ел башыннан җәяүлеләр кичүендә 71 кеше һәлак булган
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, үлем белән тәмамланган һәлакәтләрнең күбесе җайга салынмаган юлларда килеп чыга.
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда 2019 ел башыннан җәяүлеләр кичүендә 71 кеше һәлак булган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында республиканың баш автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.
ЮХИДИ башлыгы сүзләренчә, җәяүлеләрне еш кына машина көйләнми торган юл аркылы чыгу урыннарында бәрдергән. Кагыйдә буларак, машина йөртүчеләр җәяүлеләрне вакытында күреп өлгерми, шунлыктан автомобильләренең тизлеген киметергә өлгерми кала.
«Җәяүлеләрне таптату очракларын булдырмас өчен республикада юл аркылы чыгу урыннарын төзекләндерү буенча эш алып барыла – ясалма тигезсезлекләр билгеләнә. Юл-транспорт һәлакәтләренә анализлардан күренгәнчә, мондый чаралардан соң аварияләр кими», — диде Габдрахманов.
«Юл аша чыкканда җәяүле кесә телефоны белән мавыга яки наушникларда бара һәм юл торышына игътибар итми. Кызганыч, мондый очраклар бер генә түгел», — дип сөйләде Габдрахманов.
Фаҗига булмасын өчен, ЮХИДИ башлыгы республика халкыннан җәяүлеләр кичүендә игътибарлырак булуларын, үзләрен үткәрүләренә инануларын, ә караңгы вакытта киемнәргә яктылыкны кире кайтаручы билгеләр беркетүләрен сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз