news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан урман кануннарын бозуның 200дән артык очрагы теркәлгән

Янгынга каршы махсус режим шартларында, урманда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф каралган.

(Казан, 3 май, «Татар-информ», Айгөл Мотыйгуллина). 2017 елның башыннан Татарстанда республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы инспекторлары урмандагы хокук бозулар буенча 232 очракны ачыклаган. Бу хакта бүген журналистларга республика Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов сөйләде.

«Биредә янгын куркынычсызлыгы гына түгел, ә урман хуҗалыгының барлык канунын бозу очраклары – рөхсәтсез агач кисү, санитар куркынычсызлыкны бозу, рөхсәтсез дәүләт урман фондының җирләрен куллану, арендалаучыларның хисап тапшыруы белән бәйле хокук бозулар керә», – дип белдерде министр урынбасары.

Бүген, аның сүзләре буенча, Татарстан урманнарында өченче дәрәҗәле янгын куркынычы теркәлгән (иң югарысы – бишенче дәрәҗә). Урман янгыннарын булдырмау өчен күзәтчелек итүчеләр барлыгы 708 кеше. Билгеләнгән җир өсте маршруты буенча даими патруль оештырылган – янгын сүндерү буенча 150 мобиль төркем бар.

Гадәттән тыш хәл булган очракта өстәмә көчләр һәм янгын сагы бүлеге чараларын җәлеп итү каралган. Монда 6 меңнән артык кеше һәм 1,8 мең данә төрле техника керә.

Янгынга каршы махсус режим шартларында, урманда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен гражданнарга 4-5 мең, дәүләт хезмәткәренә – 20-40 мең, юридик затларга 300 дән 500 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100