news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан тавык ите һәм йомырка җитештерү арткан

Кош итенең бер түшкәсенең уртача бәясе килограммы өчен 126 сум 2 тиен, бер дистә йомырка 43 сум 45 тиен тора.

(Казан, 15 август, “Татар-информ”). Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында гыйнвардан июльгә кадәр 119,2 мең тонна кош ите җитештерелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 процентка артык. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык категорияле хуҗалыкларда йомырка җитештерү 12,3 процентка арткан һәм ул 801,9 млн данәне тәшкил итә.

“Кош итен җитештерүнең артуы инвестиция компанияләре һәм фермер хуҗалыклары эшчәнлеге хисабына артты”, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кош итенең бер түшкәсенең уртача бәясе килограммына 126 сум 2 тиен, бер дистә йомырка 43 сум 45 тиен тора. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ит 10 сум 2 тиенгә артык, ә йомырка бәясе үзгәрмәгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100