news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан сөтне уртача сатып алу бәясе 25 сум 58 тиенне тәшкил итте

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 10 аена терлекчелек тармагы буенча башлангыч нәтиҗә ясалды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ел башыннан сөткә уртача сатып алу бәяләре килограммына 25 сум 58 тиенне тәшкил итте. Шул ук вакытта кайбер районнарда аның уртача бәясе 18 дән 23 сумга кадәр генә булды. Бу хакта бүген терлекчелек тармагының 10 айлык башлангыч нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җиткерде.

Н.Хаҗипов сүзләренчә, терлекчелек буенча күрсәткечләр, тулаем алганда, уңай. Республикада мөгезле эре терлекнең баш саны 746,7 мең. 1 млн 20,9 мең тонна сөт, 308,9 мең тонна сыер һәм кош ите җитештерелгән, бозаулар саны 232,8 мең башка җиткән.

Узган ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлек Кукмара, Яшел Үзән, Балтач, Зәй, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Әтнә, Мамадыш районнарында арткан. Ә терлекләрнең баш саны кимүгә Әлки, Чистай, Алексеевск, Буа, Алабуга, Баулы, Питрәч, Чирмешән, Биектау, Яңа Чишмә районнарында юл куелган.

Кукмара, Әтнә, Саба, Балтач, Аксубай, Азнакай, Чүпрәле районнарында сөт саву күләме арту күзәтелә. Түбән күрсәткечләр исә Әлмәт, Кама Тамагы, Мамадыш, Чистай, Теләче, Буа һәм Яңа Чишмә районнарында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100