news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ел башыннан хезмәтне саклау нормаларын бозган өчен 14,6 млн сум штраф салынган

Татарстан Дәүләт төзелеше инспекциясе белән Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе ел башыннан 1802 тикшерү үткәргән.

Татарстанда ел башыннан хезмәтне саклау нормаларын бозган өчен 14,6 млн сум штраф салынган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ел башыннан хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 14,6 млн сумга 490 беркетмә төзелгән.

Татарстан Дәүләт төзелеше инспекциясе белән Татарстан Дәүләт хезмәт инспекциясе ел башыннан 1802 тикшерү үткәргән.

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә республика Төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте, дип җиткерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Республиканы барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтәне Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot