news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан электр самокатлары катнашында 10 авария булган, 1 кеше үлгән

Электр самокатлары белән идарә итү кагыйдәләрен бозган өчен 900дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә белдерүләренчә, республикада электр самокатларыннан файдаланучы кешеләр белән системалы эш алып барыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел гына да электр самокатыннан егылу нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган 900гә якын кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.

Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, электр самокатлары белән идарә итү кагыйдәләрен бозган өчен 900дән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган. Иң киң таралган кагыйдә бозу очраклары – машина юлына, светофорның кызыл утына һәм теләсә кайдан юл аша чыгу.

«Әлеге җайланмалардан файдаланучы затларга да, транспорт чараларын йөртүчеләргә карата да таләпләр бер үк. Шуңа күрә самокатта йөрү өчен транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булырга тиеш. Ел башыннан бирле шундый таныклыгы булмаган 8 кеше административ җаваплылыкка тартылган», - дип искәртте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең административ законнарны үтәү бүлеге башлыгы Андрей Куртмин.

ЮХИДИ идарәсендә электр самокатларын бары тик махсус билгеләнгән территорияләр яки ябык мәйданчыкларда гына кулланырга, алар белән машина юлына чыкмаска киңәш итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100