news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан бирле унике яңа мәктәп урманчылыгы оештырганнар

Һәр мәктәп урманчылыгының җитәкче-педагогы һәм кураторы бар, алар мәктәп укучылары өчен теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрә.

(Казан, 23 май. «Татар-информ»). Татарстан Республикасында гомуми белем бирү учреждениеләре базасында мәктәп урманчылыклары оештыру юнәлеше актив үсә. 2020 ел башыннан бирле Татарстанда 12 яңа мәктәп урманчылыгы булдырылган. Шулай итеп, хәзерге вакытта 107 берләшмә бар, аларда 1500 артык бала исәпләнә. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республиканың мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар үз эшләрен өч юнәлештә алып бара:

  • Табигать саклау эшчәнлеге (урманнарны яңадан торгызу, санитар савыктыру чараларында катнашу, янгын куркынычы янаган чорда урманнарны патрульләүдә ярдәм итү һ.б.),
  • фәнни эшчәнлек (конкурсларда катнашу),
  • пропаганда алып бару, халыкны экологик агарту.

Катнашучыларның уртача яше — 14 яшь. Һәр мәктәп урманчылыгының Министрлык карамагындагы учреждениедән җитәкче-педагог һәм кураторы бар, алар мәктәп укучылары өчен теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрә.

Быел коронавирус инфекциясе COVID-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр белән эшләү тәртибенә үзгәрешләр кертелгән.

"Барлык чаралар да онлайн-форматка күчерелде. Лекцияләр, мастер-класслар, рәсем конкурслары, табигый материаллардан эшләнмәләр ясау бәйгеләре үткәрелде. Укучылар „Хәтер бакчасы“ халыкара акциясендә дә катнашты, үз территорияләрендә агачлар утыртты. Барлыгы 137 укучы индивидуаль сертификат алды», — диде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100