news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан бирле 520 млн данә тавык йомыркасы һәм 111 мең тонна кош ите җитештерелгән

Узган ел күрсәткечләреннән, йомырка 100 процент, ә кош ите 102 процент тәшкил итә

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда ел башыннан алып 520 млн данә тавык йомыркасы һәм 111 мең тонна кош ите җитештерелгән. Бу узган ел бкүрсәткечләреннән йомырка 100 процент, ә кош ите 102 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Татптицепром” ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев белдерде.

Августта 69 млн данә йомырка җитештерелгән яки 123 процент. Ел башыннан алып “Ак Барс” холдинг компаниясе кошчылык комплексының Лаеш филиалы 376 млн данә тавык йомыркасы җитештергән, бу узган елның шул чорының 115 процентын тәшкил итә. Җәйнең соңгы аенда предприятие 50 млн данә йомырка җитештерген, 2013 елны августының 124 проценты кадәр.

Ел башыннан бирле “Чаллы Бройлер” ААҖ сатучыларга 72 мең тонна кош ите җибәргән, бу узган елның шул чоры күрсәткечләренең 105 процентын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100