news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан арендалы торак программасы буенча 13 йортның өчесе тапшырылган

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда ел башыннан, 3 февральгә кадәрге мәгълүмат буенча, файдаланышка барлыгы 339,5 кв. метр торак кертелгән. Бу сан планның 14,1 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткән. 

Муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе аша киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән. Шулай ук киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашкан, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча соңгы ике атнада бер генә йорт та тапшырылмаган. Хәзер төзелеп килә торган 189 йорттан 89ы югары, 45е уртача, 65е түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Программа кысаларында 2017 елда 13 торак йорт төзү планлаштырыла. Аның гомуми мәйданы 22,6 мең кв. м. тәшкил итә. Шуларның Югары Ослан районында өчесе файдаланышка кертелгән. Хәзер төзелеп килә торганнарының алтысында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (Иннополиста 3 йорт, Әлки районында ике йорт һәм Чирмешән районында бер йорт). Иннополисның 3 объектында отделка һәм монтаж инженер эшләре алып барыла. Апас районында бер йортның диварлары төзелә.  

Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның тору шартларын яхшырту программасы буенча 98 ветеран өчен 19 йортны төзү эшләре дәвам итә. Казан, Чаллы, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән һәм Лаешта 5 объект файдаланышка тапшырылган.

Шулай ук быел 346,7 млн. сумга найм килешүе буенча 305 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, 49 күп балалы гаиләне, 2015-2020 елгы “Торак” федераль максатчан программасы буенча 50 яшь гаиләне, шул ук программа буенча яшәү шартларын яхшырту хокукын алган 49 гражданны тораклы итү планлаштырыла.

Төбәктә күпфатирлы инвестицияле торакны төзү эшләре дәвам итә. Әлеге ел планында 111 йорт бар, аларның 8е файдаланышка кертелгән. 103 күпфатирлы инвестицияле торакның 40ы югары, 37се уртача, 26сы түбән әзерлек дәрәҗәсендә.

Аз катлы йортлар төзү программасы буенча (шул исәптән шәхси торак төзелеше) 8,8 мең йорт төзү планлаштырыла. Аларның 917се файдалануга тапшырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100