news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан алып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәү турында 16 меңгә якын беркетмә төзелгән

Башка төбәкләрнең суд приставлары белән хезмәттәшлектә проблемалар бар

  (Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары өчен салынган штрафларны түләттерү эшләрен активлаштырды. Бу хакта бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәте комиссиясе утырышында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов белдерде.

Комиссия утырышы ТР Министрлар Кабинетында узды, аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров үткәрде.

“Быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактлары буенча штраф түләттерү мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә сизелерлек зур эш башкарылды. Татарстанда ел башыннан алып, юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәү турында 16 меңгә якын эш кузгатылган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2 тапкыр күбрәк”, - дип белдерде Рифкать Миңнеханов.

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы мәгълүматларына караганда, 5325 хокук бозучыга карата административ кулга алу, 384 йөртүчегә карата мәҗбүри эшләргә хөкем итү каралган, 7,5 мең кешегә төп штрафтан тыш, икеләтә штраф түләргә кирәк булачак.

Быел Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре белән бергә, 69 автомобильгә арест салынган, приставлар тарафыннан 750 меңгә якын документ төзелгән.

Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, республика территориясендә яшәмәүче, әмма биредә хокук бозган машина йөртүчеләрне җавапка тарту өчен, Татарстанның Россиянең башка төбәкләре суд приставлары белән хезмәттәшлек мәсьәләсе проблема булып кала. Шулай итеп, ТР Балык Бистәсендә хокук бозу турындагы 131 карарның берсе генә башка төбәккә җибәрелгән, Алабугада – 1,5 меңнең бары тик 182 се, Биектауда – 412 нең 22 се. “Бу юнәлештә эшләрне җанландыру зарур. Ел ахырына бу вәзгыять үзгәрер, дип ышанам”, - дип белдерде ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100