news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан алып авыл халкына 1,8 миллиард сумлык 8055 кредит бирелгән

Әлеге акчаларны шәхси хуҗалыклар һәм крестьян–фермер хуҗалыклары терлек, йорт кошлары сатып алуга, терлекчелек биналарын ремонтлауга тоткан

(Казан, 27 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда ел башыннан алып авыл халкына 1 миллиард 866,7 миллион сумлык 8055 кредит бирелгән. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Нурлат районында 319 миллион сумлык 242 кредит, Мөслим районында 155,4 миллион сумлык 490 кредит, Буа районында 103,1 миллион сумлык 618 кредит, Актаныш районында 83 миллион сумлык 450 кредит бирелгән.
Шул ук вакытта Яңа Чишмә районында агымдагы ел башыннан алып 5,4 миллион сумлык 29 кредит, Югары Ослан районында 4,8 миллион сумлык 9 кредит, Биектау районында 7,2 миллион сумлык 38 кредит алганнар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100