news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан алып 255,9 мең тонна ит җитештерелгән

11 айда сөтнең тулай савымы 1,1 миллион тоннага җиткән

(Казан, 8 декабрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда агымдагы елның 11 аенда 255,9 мең тонна ит җитештерелгән, бу узган елның шул чорына карата 113 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Шул исәптән, 89,1 мең тонна мөгезле эре терлек ите (узган елның шул чорына карата 106 процент), 66,1 мең тонна дуңгыз ите (112 процент), 99,8 мең тонна кош ите (120 процент) җитештерелгән.
Әлеге чорда 259,8 мең бозау (узган елның шул чорына карата 104 процент), 835,8 мең дуңгыз баласы (112 процент) туган.
11 айда сөтнең тулай савымы 1,1 миллион тоннага җиткән, бу узган елның шул чорына карата 104 процент тәшкил итә. Һәр сыердан 4364 килограмм сөт (104 процент) савып алынган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100