news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел башыннан 34 мең гектар файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган

Авыл хуҗалыгы җирләрен кулланмаган өчен салынган штрафлар суммасы 2,3 миллион сумны тәшкил иткән.

(Казан, 27 июль, "Татар-информ", Надежда Гордеева). 2017 елның беренче яртыеллыгында Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Россельхознадзор) белгечләре тарафыннан җир кулланышын тикшерү буенча 263 чара үткәрелгән. Бу хакта бүген беренче яртыеллыкта кануннарны куллану практикасының нәтиҗәләре буенча фикер алышу өчен оештырылган очрашуда әлеге оешма җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов белдерде.

Докладчы сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 200 мең гектар җир тикшерелгән. Россиядә җирләрне саклау һәм куллану өлкәсендәге канунны бозу очрагы 35 мең гектардан артык мәйданда ачыкланган.

Ленар Фәттерахманов искәрткәнчә, авыл хуҗалыгы җирләренең чүп үләне һәм агач-куак белән каплануы - иң таралган хокук бозу очракларыннан булып кала. Моннан тыш, җирдән кулланучылар рөхсәтсез уңдырышлы туфрак катламын ала, күчерә яки юкка чыгара. Аерым алганда, карьерлар казый, монтаж һәм демонтаж эшләре алып бара.

Федераль хезмәт вәкиле ассызыклаганча, ел башыннан файдаланылмаган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 34 мең гектар җир ачыкланган. "Әлеге җир участокларына карата аларны авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертү буенча чаралар күрелә. Бүгенге көндә әлеге очрак буенча 52 зат административ җаваплылыкка тартылган. 2,3 миллион сумлык штраф салынган", – дип билгеләп үтте идарә җитәкчесенең урынбасары.

Аның сүзләренчә, быел, 15 миллион сумнан артык зыян салып, җир канунын бозу очрагы буенча судка алты дәгъва эше җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100