news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ел башыннан 1 миллион 600 мең квадрат метрга якын торак куллануга тапшырылган

Питрәч, Лаеш һәм Әтнә районнарында 2017 елның төзелеш программасын тормышка ашыру тулысынча төгәлләнгән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда ел башыннан 1 589,2 мең квадрат метр торак кулланышка тапшырылган. Шундый саннар бүген Татарстан Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган видеоконференция режимындагы киңәшмәдә яңгырады.

«Питрәч, Лаеш һәм Әтнә районнарында 2017 елның төзелеш программасын тормышка ашыру тулысынча төгәлләнгән. Гомумән алганда, хәзерге вакытта республика буенча программаның гомуми күләме 66,2 процентка башкарылган. Программаны тормышка ашыру график буенча бара», – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Республикада социаль ипотека программасы буенча 109 йорт яки 4974 фатир төзелгән һәм анда кешеләр тора башлаган. Тагын 102 йорт югары яки уртача дәрәҗәдә әзерлек алдында тора.

Ел ахырына кадәр 42 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне, 49 күпбалалы гаилә, 61 яшь гаилә һәм «Торак» федераль программасы кысаларында торак шартларын яхшыртуга хокуклы 49 гаилә яңа фатирларга күчәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot