Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ел азагына эшсезлек дәрәҗәсе 4 проценттан артмаячак
Бүген Татарстанда эшсезләр саны, Россия һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда, күпкә кимрәк.
(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Быел Татарстанда сентябрь-октябрь айларында эшсезләр саны эшкә яраклы халыкның 3,6 процентын тәшкил иткән иде. Ел ахырына бу сан күбәер дип көтелсә дә, ул фаразланган чиктән – 4 проценттан артмаячак, дип белдерде Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Март аенда гына Татарстандагы эшсезләрнең саны 18, 8 мең кеше дип исәпләнгән иде, ә хәзер аларның саны 14 меңнән дә артмый. Бу саннарның кимүенә ике төрле дәүләт программасы ярдәм итте. Аның берсе “2014-2020 елларда халыкны эш белән тәэмин итү” һәм “2016 елда эшсезләр санын киметүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар булдыру” иде. Министр әйтүенчә, быел эш белән тәэмин итү үзәкләре ярдәмендә 42 мең кеше эшкә урнашкан, 11 меңе вакытлыча эш таба алган, 7 мең кеше исә яңа профессияләргә укыган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз