news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ел азагына эшсезләр саны кимер дип көтелә

«Безнең өчен төп бурыч — халыкның мәшгульлеген арттыру», — диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстанда ел азагына эшсезләр саны кимер дип көтелә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда ел азагына эшсезләр саны кимер дип көтелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында алдагы өч елга бюджет параметрларын билгеләү буенча парламент тыңлауларында ТР Премьер-министры урынбасары — икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

«Безнең өчен төп бурыч — халыкның мәшгульлеген арттыру. Ел башыннан эшсезләр саны 68 меңгә артты, бүген 75 мең кеше тәшкил итә. Сентябрь башыннан эшсезлек 3650 кешегә азрак теркәлә башлаган. Эшсезләргә анализ һәр икенче эше озак вакыт эшләмәгәнен яки соры хезмәт базарыннан килгәнен күрсәтте», — дип белдерде министр. 

Ул республикада 40 меңнән артык вакансия булганын әйтте. Хезмәт министрлыгы белән берлектә, эшсезләрне эшкә урнаштыру, үзмәшгульлеккә җәлеп итү, профессиональ әзерлек үтүгә өндәү буенча эш уздырылуын билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot