Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ел ахырына кадәр илкүләм проект буенча 34 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк
2025 елда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасының 19 муниципаль берәмлегендә 34 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары саны буенча Кукмара районы лидер булачак, анда шундый дүрт пункт барлыкка килер дип көтелә. Алексеевск һәм Тукай районнарында – өчәр, Азнакай, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында икешәр фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Аксубай, Әлмәт, Балтач, Мамадыш, Менделеевск, Питрәч, Сарман һәм Ютазы районнарында берәр пункт ачылачак.
Быел шулай ук илкүләм проект буенча Татарстанның 31 муниципаль берәмлегендә, 117 фельдшер-акушерлык пунктын, 20 үзәк район хастаханәсен, 10 район поликлиникасын һәм дүрт балалар поликлиникасын да кертеп, 151 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясау ниятләнә.
Искәртеп үтәбез, «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Поликлиникалар, амбулаторияләр, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, аларда эшләү өчен күп кенә квалификацияле медицина кадрлары җәлеп ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз