news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ел ахырына кадәр территориаль сайлау комиссияләре составын яңартачаклар

Республиканың территориаль сайлау комиссияләре составында барлыгы 524 кеше исәпләнә.

Татарстанда ел ахырына кадәр территориаль сайлау комиссияләре составын яңартачаклар

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның декабрь ахырына кадәр барлык территориаль сайлау комиссияләре составларын да яңартып бетерәчәкләр. Территориаль сайлау комиссияләре рәисләрен конкурс нигезендә сайлаячаклар. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Киләсе декабрьдәге мөһим вакыйга — территориаль сайлау комиссияләренең яңа составларын оештыру булачак. Үзебезнең сайлау системасын тулысынча диярлек үзгәртәчәкбез. Барлык 65 территориаль сайлау комиссияләрендә сайлаулар узачак, территориаль сайлау комиссияләре рәисләрен раслаячакбыз», — диде Андрей Кондратьев.

Ул территориаль сайлау комиссияләре составына 524 кеше керүен әйтте. Һәр комиссия территориядәге сайлаучылар санына бәйле рәвештә, уртача алганда сигез әгъзадан тора.

«Киләсе бишьеллыкка эшебезнең сыйфаты һәм бөтен сайлау системасының үсеше территориаль сайлау комиссияләре составына шактый бәйле булачак, дип ышанам. Без территориаль сайлау комиссияләрен формалаштырганда ачыклык һәм конкурентлык тәэмин итәргә бурычлы. Кандидатларны конкурс нигезендә сайлаячакбыз, профессиональлек һәм кешелеклелек сыйфатларын нигез итеп алачакбыз. Территориаль сайлау комиссияләре рәисләренә кандидатлар белән күзгә-күз әңгәмә үткәреләчәк», — дип аңлатты Кондратьев.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында әйтелгәнчә, республикада 2021 елгы Дума сайлауларына әзерлек инде башланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100