news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ел ахырына кадәр 48 көллият һәм техникум төзекләндереләчәк

2018 елда 11 техникум һәм көллиятне ремонтлау өчен республика бюджетыннан 681 миллион сум акча бүленгән.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 ел ахырына кадәр тагын 11 көллият һәм техникумны капиталь ремонтлау күздә тотыла. Программа эшли башлаганнан бирле 37 уку йорты төзекләндерелгән инде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Татарстанда көллият һәм техникумнар базасындагы ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы 2014 елдан гамәлгә ашырыла.

2018 елда 11 техникум һәм көллиятне төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 681 миллион сум акча бүленгән. Узган елда республикада шул ук суммага 10 көллияткә ремонт ясалган булган.

«Программа гамәлдә булган чорда Татарстанда 37 һөнәри белем бирү оешмасына ремонт ясалган, финанслауның гомуми күләме 2,7 миллиард сум тәшкил иткән», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтеннән.

Ресурс үзәкләре урта һөнәри белем бирү программалары буенча квалификацияле кадрлар әзерли.

.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot