Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда экстремизмга каршы ункөнлектә "Яхшылык яхшылык белән кайта" акциясе уза
Чистай мөселман яшьләре берлеге Татар Ялтаны авылында урнашкан коррекцион мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балалар өчен акция үткәрде.
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). “Экстремизмга – юк!” республика декадасы кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр аудиториясенә, шулай ук тулаем киң җәмәгатьчелеккә юнәлдерелгән социаль эшләрне тормышка ашыра. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар һәм яшьләр арасында исламга уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән “Яхшылык яхшылык белән кайта” акциясе үткәрелә. Әлеге башлангыч кысаларында Лениногорск районы мөхтәсибәтенең актив яшьләре Лениногорск шәһәре Балалар иҗат йорты һәм Лениногорск шәһәре балалар йорты җитәкчелеге ярдәмендә балалар өчен хәйрия мәдәни-күңел ачу программасы үткәрелде.
Балаларга милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, яхшылык һәм түземлелек кыйммәтләре турында сөйләделәр. Әти-әни назыннан мәхрүм булган һәрбер бала бик күп уңай тәэсир һәм җан җылысы ала алды. Балалар өчен уеннар, иҗади бәйгеләр оештырылды, аларны татлы бүләкләр белән сөендерделәр.
Чистай мөселман яшьләре берлеге Татар Ялтаны авылында урнашкан коррекцион мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балалар өчен акция үткәрде.
Активистлар аларны күңелле уеннар, флешмоб, шарлар һәм татлы күчтәнәчләр белән күңелләрен күрде. "Яхшылык яхшылык белән кайта" акциясен шулай ук Түбән Камада һәм Алабугада үткәрү күздә тотыла.
- Татарстанда “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге башланды. Ункөнлек республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизм буенча профилактик эшләр башкару, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы фикер булдыру максатыннан уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз