news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда экскаватор белән бәрелешкән автомобиль йөртүчесе хастаханәгә китерелгән

Кичә М7 автоюлының 863нче чакрымында чит ил машинасы йөртүчесе бер юнәлештә баручы экскаватор белән бәрелешкән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода белдерүләренчә, юл-транспорт һәлакәтенә Мәскәүдән Уфага баручы Chevrolet автомобиле йөртүчесенең арыганлыгы сәбәп булган. Нәтиҗәдә җиңел машина йөртүчесе имгәнгән һәм хастаханәгә озатылган.

Дәүләт автоинспекциясе йөртүчеләргә арган килеш транспорт белән идарә итмәскә киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot