news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда экс-проректорны ришвәтчелек өчен хөкем иттеләр

Җинаятьче законсыз рәвештә 250 мең сумнан артык акча үзләштергән.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Татарстанның кадрларны яңадан әзерләү институтының экс-проректорын диплом тапшырганда ришвәт алган өчен хөкем иттеләр. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Судта ачыкланганча, хатын 2017 елда укытмыйча һәм имтиханнан бирдермичә генә, кадрларны кире әзерләү турында диплом тапшырган өчен 60 мең сум акча алган. Шушы ук вакытта ул апасына һәм танышына 30 меңгә диплом тапшырырга вәгъдә иткән. Хатын акчаларны алган, әмма вәгъдәсен үтәмәгән”, - дип сөйләде Руслан Галиев.

Моннан тыш, ул тагын бер “абитуриентны” алдап, 150 мең сум акча алган. Ул аңа башка уку йортында диплом алу өчен ярдәм итәргә вәгъдә иткән булган.

Шактый зур суммада ришвәт алган өчен, ялган һәм мошенниклык өчен суд гаепләнүчене 3,5 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100