news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда #ЭКОяз2017 санитар-экологик икеайлыгы башлана

Министр әйтүенчә, зур чүплекләр кими баруы күзәтелә, әмма 1 квадрат метрга кадәр чүп өемнәре әле байтак.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 1 нче апрельдән Татарстанда #ЭКОяз2017 санитар-экологик икеайлыгы старт ала. Аның үзенчәлекләре, әһәмияте турында Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

“Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Ике ай эчендә республика территорияләре экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерелергә тиеш. Төп басым чүп-чарны санкцияләнмәгән урыннарда ташлау һәм мондый чүплекләрне юкка чыгаруга ясалачак. Чүплекләр табылу турында мәгълүмат оператив рәвештә муниципаль районнарның башкарма комитетларына юлланачак”, - дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев.

Министр табигатьне саклау законын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү өчен җир өсте, су, һава һәм тимер юл транспорты кулланылуын белдерде. Керү авыр булган урыннарда беспилотник һәм квадракоптерлар эшкә җигеләчәк. Фәрит Габделганиев узган елда су саклау зоналары, сулыкларны чистартуга зур игътибар бирелгәнен искәртеп, быел бу юнәлештә эшнең дәвам иттереләчәген әйтте.

Министр узган елда икеайлык барышында республикада 1817 чүплекнең 93 проценты юкка чыгарылганын, калганнары аннары ел дәвамында ликвидацияләнгәнен хәбәр итте. Эш барышы “Татарстан Республикасының экологик картасы” геомәгълүмати системасы базасында теркәп барылган. Законсыз кар өемнәрен ачыклау буенча да эш алып барыла. 2016 елда кар китереп ташланган 207 урын теркәлгән булса, быел 137 кар таулыгы ачыкланган.   

Фәрит Габделганиев тиешсез урынга чүп китереп ташлаган өчен каралган штраф күләмнәрен искәртте. Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән, тиешсез урыннарга чүп ташлаган, җирне бозган өчен, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.2 маддәсе буенча гражданнарга 1 мең сумнан алып 2 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 мең сумнан алып 250 мең сумга кадәр штраф каралган, яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору яный. 8.6 маддәсенең 2 нче часте буенча физик затларга 3 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 40 мең сумнан алып 80 мең сумга кадәр штраф билгеләнә, яки, шулай ук, 90 тәүлеккә эш туктатып торылачак. 3.6 маддәсе буенча гражданнарга 2 мең сумнан 3,5 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин. Министр узган елда җыелган штрафларның, алдагы ел белән чагыштырганда, 3,5 мәртәбә күбрәк җыелуын билгеләп үтте.

Фәрит Габделганиев сүзләренчә, соңгы елларда халыкның үзаңы бераз буласа да үзгәрә. Зур чүплекләр кими баруы күзәтелә, әмма 1 квадрат метрга кадәр чүп өемнәре әле байтак, ди ул.

Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин. Барлык яңалыклар, фото һәм видео #ЭКОвесна2017 хештэгы белән урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100