Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «ЭКОяз-2020» җиңүчеләре билгеле булды
Акция онлайн форматта үткәрелгәнгә күрә катнашучылар саны артып киткән.
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «ЭКОяз 2020» акциясе кысаларында Татарстанда социаль челтәрләрдә 26 онлайн-конкурс, акция һәм туры эфирлар узган. Әлеге чараларда 14 меңнән артык кеше катнашкан. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.
«Конкурсны онлайн-форматта уздыру катнашучыларның географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирде. Министрлык тарафыннан оештырылган рәсемнәр конкурсында Чувашия, Марий Эл, Кырым, Мурманск өлкәсе, Владикавказ һәм Санкт-Петербург, шулай ук Казахстан һәм Беларусь Республикасыннан балалар катнашты. Барлыгы 1,2 мең эш җибәрелгән иде», — дип аңлатты ул.
«Эковесна 2020» республика акциясе йомгаклары буенча «Иң яхшы гаилә» номинациясендә Алексеевск районыннан Кузьмичевлар гаиләсе җиңде. «Иң яхшы предприятие» дип Түбән Кама ТЭЦ танылды, «Иң яхшы балалар бакчасы» — Апас районы Табар-Черкене балалар бакчасы, «Иң яхшы мәктәп» — Биектауның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз