news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Экология» проекты буенча урманнарны саклауга 200 млн сум тотылачак

Быел республикада 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу, 11 мең тонна орлык һәм 30 млн үсенте әзерләү планлаштырыла.

Татарстанда «Экология» проекты буенча урманнарны саклауга 200 млн сум тотылачак

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 197,7 миллион сум бүленгән. Шул исәптән, 46,4 миллион сумы урман хуҗалыгы, янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлар алуга билгеләнгән.

Бу акчалар ярдәмендә 4,8 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләрен башкарырга, 11 тоннадан артык орлык әзерләргә, 30 миллион данәдән артык агач үсентесе үстерергә планлаштырыла.

Үткән елда федераль бюджеттан Татарстан урманнарын саклауга 121 миллион сум бүленгән булган. 11 тонна төрле агач орлыклары һәм имән чикләвеге җыелган, 2,4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртылган, яңа техника һәм җиһазлар сатып алынган.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты «Экология» илкүләм проекты һәм «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның максаты — урманнарны саклау һәм арттыру.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100