news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда экология өлкәсендә хокук бозулар саны ун процентка арткан

Казанда санитар-экологик ике айлыкка йомгак ясалды.

Татарстанда экология өлкәсендә хокук бозулар саны ун процентка арткан
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстанда торак пункт территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыкка йомгак ясалды. Быел экология буенча 6730 хокук бозу очрагы теркәлгән, былтыр бу сан 6127не тәшкил иткән, ул чама белән ун процентка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, Татарстан районнары башкарма комитетлары тиз арада хокук бозу очракларын хәл итәргә керешкән. “Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Бөгелмә муниципаль районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре онлайн режимда эшләде”, - диде ул.

Тикшерү барышында барлыгы 1447 рөхсәтсез чүплек урыннары табылган, шуларның 96,6 проценты инде бетерелгән. Җыештыру эшендә 13,5 берәмлек техника җәлеп ителгән, бер миллион агач һәм куаклар утыртылган. Балалар мәйданчыклары, чүп савытлары төзекләндерелгән.

Ике ай эчендә чүплекләрне бетерү буенча түбәндәге районнар 100 процент күрсәткечкә ирешкән: Саба, Спас, Биектау, Теләче, Чирмешән, Зәй, Тәтеш, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Азнакай, Аксубай, Ютазы, Буа, Нурлат, Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Мөслим, Арча, Әлки, Балтач, Баулы, Чүпрәле һәм Бөгелмә районнары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100