news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 1523 гектар урманнар торгызылды

Быел Татарстанда 1523,1 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылды: бу – планлаштырылганның 100 процентын тәшкил итә. «Экология» илкүләм проекты буенча «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылган эшләрнең кыскача нәтиҗәләрен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ясадылар.

Аерым алганда, урманнарны ясалма торгызу – 1413,5 гектарда (100 процент), урманнарны үрчетү – 105,6 гектарда (100 процент), ә катнаш ысул белән торгызу эшләре 4 гектарда (100 процент) үткәрелгән.

«2023 елда республикада «Экология» илкүләм проекты буенча барлыгы 3614 гектар мәйданда урманнарны торгызу планлаштырыла. Калган эшләр – 2092 гектар мәйданда табигый урманнарны торгызу белән бәйле. Билгеләнгән кагыйдәләр буенча, әлеге чаралар җәйге-көзге чорда күреләчәк», – диде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Министр сүзләренчә, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләренә ирешүгә аерым игътибар биреләчәк. Мәсәлән, «Урман үсемлекләре орлыклары запасы» күрсәткече – 11 455 килограмм булырга, ә «Үстерелгән утырту материалларының саны» 30 863 мең данәгә җитәргә тиеш.

«Питомниклардагы чәчүлекләрне карап-тәрбияләп тору юнәлешендә дә сезонлы эшләр көтеләк. Болар – вакытында су сибү, туфракны йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәшү, минераль ашламалар кертү, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү. Орлык материалларына килгәндә, ел башыннан 662 килограмм нарат, чыршы һәм карагай орлыклары әзерләнде. Калган кирәк кадәр күләмне быел сентябрь-октябрь айларында җыячакбыз», – дип аңлатты Равил Кузюров.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100