Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә законсыз чүплек урыннары юк ителә
Бүгенге көндә Саба һәм Түбән Кама районнарында экологияне яхшырту чаралары күрелә.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Экология» илкүләм проектын һәм «Чиста ил» федераль проектын гамәлгә ашыру барышында, Саба районында нефть калдыклары белән пычранган җирләр чистартыла.
Шәмәрдән авылы янында 12,6 мең квадрат метр мәйданда үткәрелгән бу эшләр инде төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә территориянең 95 проценты уңдырышлы туфрак катламы белән капланган. Пычранган җирләрне рекультивацияләү эшләренә, проект буенча, 76,6 миллион сум акча бүленгән. Бу җирләктә яшәүче 6 мең кеше экологиянең яхшырганын сизәчәк.
Шулай ук, илкүләм проект һәм федераль проект нигезендә, Түбән Кама районы Прости авылы янында да законсыз чүплек җирләре рекультивацияләнә. Экологиянең чистаруы җирлектәге 240 мең кешенең яшәү шартларын яхшыртачак.
Чүплек урыны 35 мең гектарны били, киләсе елга кадәр биредә агачлар утыртылачак, якындагы елга да чистартылачак. Бөтен эшләргә 740 миллион сумга якын акча тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз