Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда экологик белем бирә башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итәләр
Россиядә иң беренче экология факультетының юбилеен 21 ноябрьдә УНИКСта уздыралар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасы, Россиядә иң беренче экология факультеты оештырылуга 50 ел тула. 21 ноябрьдә “Татарстан – Россия: табигатьне саклау белеменә өйрәтә башлауга 50 ел (1969-2019)” фәнни-гамәли конференциясе була. Бу турыда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара УНИКС мәдәни-спорт комплексының кече залында була. Ике көнлек конференция программасына республиканың әйдәп баручы галим-экологлары катнашында пленар утырыш һәм “Татарстан Республикасында укыту-фәнни бергәлек казанышлары” дигән “Түгәрәк өстәл” кертелгән.
Катнашуга гаризалар электрон почтага (mania_kazan@mail.ru) кабул ителә.
Конференцияне Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясенең экология һәм табигать ресурсларын файдалану проблемалары институты, “Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы” федераль дәүләт бюджет учреждениесе ярдәмендә Казан федераль университеты оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз