news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда егермедән артык кунакханә коронавирус аркасында эшләми

Пандемия вакытында республика кунакханәләрендә кунаклар саны нульгә кадәр диярлек кимеде.

Татарстанда егермедән артык кунакханә коронавирус аркасында эшләми
Михаил Захаров

(Казан, 13 май, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Казан һәм Татарстан кунакханәләре ассоциациясенә керә торган оешмаларның шактый өлеше, кунаклар җитмәү сәбәпле, эшчәнлеген вакытлыча туктатырга мәҗбүр булды. Бу хакта Казан һәм Татарстан кунакханәләр ассоциациясе президенты Гөлнара Сафина сөйләде

«Ассоциациядә 57 кунакханә бар, шуларның егермедән артыгы ябылган. Аларга эшләү тыелмаган. Хәзер туристлар турында сүз бармый, бары тик командировкага килүче кешеләр генә калды», — диде Гөлнара Сафина.

Казан кунакханәләре йөкләнешнең кимүен, броньлауларны гамәлдән чыгаруны һәм керемнәрнең кимүен 2020 елның мартында ук сизде. Шуннан бирле кунакханә тармагы кереме тагын да кимеде һәм апрель белән майга йөкләнеш 0-1,5 проценттан артмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot