news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда егерме кеше утырган рейс автобусындагы исерек йөртүчене тоткарлаганнар

Ир-атны транспорт йөртүдән тыйганнар, автобусны махсус тукталышка илткәннәр.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Татарстанда Тукай районында юл инспекторлары рейс автобусында барган исерек йөртүчене тоткарлаганнар. Бу турыда Автоинспекция матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган сишәмбедә иртән-иртүк Чаллы-Новый бистәсе юлында полицейскийлар тикшерү өчен егерме пассажир утырган "Хендэ" рейс автобусын туктаткан. 

Тикшергәндә автобус йөртүчедән спирт исе килүе ачыкланган. Йөртүче медицина тикшерүенән баш тарткан. 

Бу факт буенча "Транспорт чарасын йөртүче исереклекне ачыклау буенча медицина тикшерүеннән баш тарту" маддәсе буенча эш ачылган. 

Ир-атны транспорт йөртүдән тыйганнар, автобусны махсус тукталышка илткәннәр. Бу йөртүчене ике елга машина йөртү хокукын чикләргә йә 30 штрафка тартулары ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot