news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүшәмбе көнне -18 градуска кадәр суыта

Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 ноябрьгә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -8..-13 градус тәшкил итәчәк.

Машина йөртүчеләрне юлларда бозлавык барлыкка килүе хакында кисәтәләр.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100