Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда дус кызларын авто өстендә йөрткән кызны җаваплылыкка тартканнар
Татарстанның Алабуга районында дус кызларын автомобиль өстендә йөрткән 26 яшьлек кызны җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Социаль челтәрләрдә таралган роликтан күренгәнчә, бер кыз «Лада Гранта» автомобиле бамперында утырып бара, икенчесе – багажник капкачында.
Полиция хезмәткәрләре «Лада» йөртүчесен «Тоннель» рейды вакытында тоткарлаган. Ачыкланганча, руль артында утырган кыз 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.
Хокук бозучыга карата тиешле административ беркетмә төзегәннәр, автомобильне штрафстоянкага алып киткәннәр, ә машина йөртү таныклыгын тартып алганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз