news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дус хатынын үтергән һәм танышын имгәткән ир-ат 13 елга хөкем ителде

Сарманда яшәүче 42 яшьлек ир-атны “Үтерү” һәм “Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә җыену” маддәләре буенча гаепле дип таптылар.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда суд карары буенча, көнләшүдән дус хатынын балта белән чабып үтергән һәм танышын имгәткән ир-атны 13,5 елга кырыс режимдагы колониягә озаталар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

“2019 елның 17 гыйнвар кичендә Сарман районында яшәүче 42 яшьлек ир-ат бергә яшәгән хатыны һәм уртак танышлары белән үзенең фатирында спиртлы эчемлекләр эчкән. Кәеф-сафа корган вакытта бу кеше хатынын танышыннан көнләгән һәм икесен дә үтерергә җыенган”, - дип сөйләде Руслан Галиев. 

Ир-ат хатынны аяклары белән типкәләгән, соңыннан хатынның муенына балта белән өч тапкыр суккан. Шуннан соң ул балта белән танышына ташланган. Имгәнгән ир аңын югалткач, җинаятьче качып киткән.

Алган яралардан хатын-кыз урында ук вафат булган. Яраланган ир-атны табиблар коткарып калган.

Суд Сарман районында яшәүче 42 яшьлек ир-атны “Үтерү” һәм “Ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерергә җыену” маддәләре буенча гаепле дип тапты. Җинаятьчене 13,5 елга кырыс режимдагы колониягә хөкем иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot