news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүртенче тапкыр «Хәтер бакчасы» агач утырту акциясе була

29 апрельдә Казанда һәм Бөгелмә районында «Хәтер бакчасы» акциясе башлана. Вакыйга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә.

Акциядә катнашучылар фронттан кайтмаган батырларга, туганнарына һәм якыннарына багышлап агачлар утырта ала. Казанда акция 10.00 сәгатьтә башлана һәм өч мәйданчыкта була. Алар - Лаеш районының Тарлаш авылы, Биектау районында Шушар авылы һәм Каменка шифаханәсе бистәсе янында. Бөгелмә шәһәрендә һәм балалар паркында һәм Ленин урамындагы Айдын паркында, шулай ук Карабаш шәһәр тибындагы бистәдә дә агач утырту урыннары әзерлиләр.

Чаралар үткәрелү вакыты, тулы адреслар һәм башка торак пунктларда акция турындагы мәгълүмат белән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «Хәтер бакчасы» акциясе сайтларында танышырга була.

«Хәтер бакчасы» акциясе республикада инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Барыгызны да акциягә кушылырга һәм үз батырыгыз хөрмәтенә агач утыртырга чакырабыз. Тарихи мәгълүматларга караганда, фронттан өйләренә, туганнары һәм якыннары янына 378 мең татарстанлы әйләнеп кайтмаган», - дип искә төшерде республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Акция кысаларында (урман фонды җирләрен һәм торак пунктларны исәпкә алып) барлыгы 1 миллионнан артык үсенте утыртырга җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100