news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирусның 300 дән артык очрагы ачыкланды

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 393 очрагы теркәлгән. 128 кеше хастаханәгә озатылган, диелә стопкоронавирус.рф порталы хәбәрендә.

43 кеше тулысынча терелеп беткән.

Республикада авыру очраклары арту сәбәпле, Роспотребнадзор Татарстан халкына битлек киеп йөрергә киңәш итте, әлеге киңәш Татарстан Хөкүмәте боерыгында да бар.

Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы эшен яңадан башларга боерык бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot