news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган тәүлектә Татарстанда тагын 100 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Әлеге инфекцияне эләктергән пациентлар саны инде дүртенче көн рәттән арта.

21 кеше хастаханәгә озатылган, 68 кеше савыккан.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 191 451 очрагы ачыкланган, 188 333 кеше терелгән, 2007 кеше вафат булган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә вируслы инфекцияләрне йоктыручыларның артуы хакында белдергән иде. Бер атна эчендә коронавирус инфекциясен эләктергән кешеләр саны 14 процентка арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot