news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны арта

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның теркәлгән саны арта бара. Бүген 94 кешедә Covid-19 расланган. Кичә 89 кешедә, 9 февральдә 83 кешедә, 8 февральдә 78 кешедә расланган булган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

54 кешене хастаханәдә дәваларга кирәк булган, бер көн алдан хастаханәләргә 47 кеше китерелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән 196 121 татарстанлы зарарланган.

Шул ук вакытта республиканың 192 473 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән җиде кеше – соңгы тәүлектә.

Республикада рәсми рәвештә Covid-19 чиреннән үлүчеләрнең гомуми саны элеккечә –  2010. Соңгы тапкыр үлем турында мәгълүмат 20 гыйнварда урнаштырылды.

Россия буенча коронавирус белән зарарланучылар саны бер көндә 12 845 кешегә җиткән. 8258 пациент сәламәтләнгән. 1391 авыру Covid-19 белән хастаханәгә салынган. Бу авырудан үлгән 36 кеше рәсми теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100