news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус йоктыручылар саны арта

Татарстанда 27 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Авыручылар саны бераз арту 3 майдан соң инде дүртенче көн рәттән күзәтелә, 3 майда республикада 24 авыручы ачыкланган. Стопкоронавирус.рф порталында шул турыда хәбәр ителә.

10 кешене хастаханәгә салганнар, 23 кеше сәламәтләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада 205 389 авыру очрагы теркәлгән. 202 809 кеше савыккан, 2010 кеше бу чирдән вафат булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100