news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дүртенче көн коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Узган тәүлектә республикада яшәүче 85 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган, ә алдагы көндә шундый 84 очрак теркәлгән.

15 пациент хастаханәгә китерелгән, ә алдагы көнне - 24 кеше. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Пандемия башланганнан алып, республикада барлыгы 190 836 кеше коронавирус йоктырган. Шул ук вакытта 187 768 кеше (узган тәүлектә -53 кеше) бу чирдән терелгән. Алдагы көндә 92 кешенең ковидтан терелгәне билгеле булды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot