news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүрт меңгә якын кеше бот һәм тез буыннары урынына протезларга чиратта тора

Республика табиблары аяк буыннарына Россия протезлары куеп операцияләр ясый.

Татарстанда дүрт меңгә якын кеше бот һәм тез буыннары урынына протезларга чиратта тора
Гөлнар Гарифуллина

Татарстанда дүрт меңгә якын кеше бот һәм тез буыннарына протезлар көтә. Бу хакта Республика клиник хастаханәсендә үзебезнең илдә җитештерелгән протезлар кую буенча мастер-класс барышында билгеле булды. 

Россиядә җитештерелгән протезлар чит илнекеннән калышмый, ди табиблар. Алар заманча технологияләр нигезендә ясала. Термоводород һәм вакуум ион-плама эшкәртмәсе аша уза. Чыдам титан эретмәсеннән эшләнгән имплантлар кимендә 25 еллап хезмәт итә ала. 

Татарстанның штаттан тыш баш травматолог-ортопеды Владимир Беляков әйтүенчә, Татарстанда оча-бот буынын протезлау буенча елына ике меңләп, тез буынын алмаштыру буенча өч меңнән артык операция башкарыла. Дүрт меңләп кеше чират көтә. Тез буыннары таушалганнарга протезларны кайчак хәтта ике еллап көтәргә туры килгән. Хәзер Россиядә җитештерү күләмнәрен арттырып, табиблар чират күпкә кыскарыр дип өметләнәләр.

Владимир Беляков сүзләренчә, элегрәк чит ил протезлары 90 процент тәшкил иткән. Россия җитештерүчеләре санкцияләр аркасында бушап калган базарны безнең протезлар белән тутырырга әзер. Россия эндопротезлары дөнья таләпләренә җавап бирә – заманча материалдан эшләнә, чыдам, аллергия чыгармый.

Россия протезлары кулланылган операцияләр дүрт ел элек тә ясалган, ләкин мондый күләмдә беренче тапкыр. Дүрт ел эчендә "яңа буын"лы авырулардан бер зарлану да килмәгән. "Бөтенесе йөри, канәгать", - ди Беляков.

Бу хакта тулырак «Интертат» сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100