news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүрт кеше – талпан энцефалиты, тугыз кеше боррелиоз йоктырган

Соңгы исәпләүләр буенча, талпан тешләгән 5836 кеше Татарстанның медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә шул хакта белдерделәр.

Талпан тешләү очракларының күбесе Казанда (1446 очрак), Чаллыда (810 очрак), Түбән Кама районында (526 очрак) һәм Әлмәт районында (477 очрак) теркәлгән.

«Агымдагы елда кешеләрдән алынган барлыгы 3764 талпан тикшерелгән, 559 бөҗәктә – иксодлы талпан боррелиозын, дүртесендә вируслы талпан энцефалитын тудыручы ачыкланган», - дип искәрттеләр ведомствода.

Тышкы мохиттән алынган 80 талпан тикшерелгән, аларның алтысында боррелиоз авыруын тудыручы ачыкланган.

«Татарстанда талпан боррелиозын йоктыруның – тугыз очрагы, энцефалитның дүрт очрагы теркәлгән, шуларның берсе - Бөгелмә районында», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100