news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда дүрт кеше ковидтан үлгән

Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан тагын дүрт үлем расланган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый хәбәр җиткерде.

Вирус китереп чыгарган чирләрдән 1966 һәм 1957 елгы ике ир-ат, 1937 һәм 1947 елларда туган ике хатын-кыз үлгән.

Гомумән алганда, пандемия башланганнан бирле Covid-19 республикада 1867 авыручының үлеменә сәбәп булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100