news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дүрт елда гараж амнистиясе буенча 20 меңнән артык объект теркәлгән

2021 елның 1 сентябрендә гараж амнистиясе турындагы закон гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Татарстанда 20 591 объект теркәлгән, шулар арасыннан 2533 объект – агымдагы елның беренче яртыеллыгында. Бу хакта Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова сөйләде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Гараж амнистиясе гамәлгә кергәннән бирле республика территориясендә 8,1 меңнән артык гараж билгеләнешендәге объект һәм якынча 339 мең квадрат метр гомуми мәйданлы 12,4 мең җир кишәрлеге теркәлгән», - дип билгеләп үтте түрә.

«Әлеге закон дүрт елга якын гамәлдә булуга карамастан, татарстанлылар элеккечә гаражларны һәм алар урнашкан кишәрлекләрне рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән механизмыннан актив файдалана», - дип ассызыклады ул.

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, агымдагы елның алты аенда 47,7 мең квадрат метр гомуми мәйданлы 783 гараж һәм 1750 җир кишәрлеге милеккә рәсмиләштерелгән.

Законны гамәлгә ашыру кысаларында теркәлгән гаражлар һәм җир кишәрлекләре саны буенча Чаллы, шулай ук Әлмәт һәм Чистай районнары лидер.

2021 елның 5 апрелендәге №79-ФЗ номерлы «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак, дип искәрттеләр Татарстан Республикасы буенча Росреестрда.

news_right_1
news_right_2
news_bot