news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда дүрт бала атасына алимент буенча 800 мең бурычы өчен җинаять эше кузгатылган

Тукай районында яшәүче дүрт балага алимент түләмәгәне өчен төзәтү эшләренә хөкем ителгән. Аның бурычы 800 мең сумнан артып киткән.

Башта ир-атны административ җаваплылыкка тартканнар, аңа мәҗбүри эшләр билгеләгәннәр, әмма ул нәтиҗәләр ясамаган. Шуннан соң ваемсыз әтигә җинаять эше кузгатылган.

Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды. Ул судка эшкә күптән түгел генә урнашканлыгын һәм балаларга бүләкләр бирергә тырышуын белдерде. Суд карары белән ир-атка 6 ай төзәтү эшләре билгеләнгән, дип хәбәр итә Тукай районы судының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot